Фәрит Мөхәммәтшин: “Мәдәни туризмның үзара аңлашу һәм Ауропа кыйммәтләрен алга сөрүдә әһәмияте зур”

Ф.Мөхәммәтшин Төркиядә Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мәдәният һәм мәгариф комитеты сессиясендә рәислек итте

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Төркиянең Кайсери шәһәрендә узган Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Мәдәният һәм мәгариф комитетының чираттагы утырышында мәдәни, фәнни һәм гуманитар хезмәттәшлек аспектында Ауропа төбәкләренең алга таба үзара ярдәм итешү перспективалары тикшерелде.
Комитет сессиясендә рәислек иткән Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф комитеты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа өчен дә, Россия өчен дә мәдәни күптөрлелекнең әһәмияте зур булуын билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз, утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясенең Ислам конференциясе оешмасы каршындагы даими вәкиле Камил Исхаков һәм Татарстанның Төркиядәге даими вәкиле Радик Гыйматдинов озатуында Истанбулдагы Ислам тарихы, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү үзәгендә (ИРСИКА) булды.
Очрашу һәм сөйләшүләр барышында республика Дәүләт Советы Рәисе ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен әфәндегә Татарстан җитәкчелеге исеменнән тирән хөрмәт сүзләрен җиткерде. Абруйлы ислам оешмасы генераль директоры җавап сүзендә парламент Рәисенә ИРСИКАның “Татарлар: тарих һәм цивилизация” дигән хезмәт бастырып чыгаруы хакында хәбәр итте.
Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мәдәният һәм мәгариф буенча берләштерелгән комитеты утырышы барышында, аерым алганда, Нидерланд, Франция һәм Швейцария вәкилләренең мөселман хатын-кызларның берләштерелгән Ауропаның мәдәни киңлегенә интеграциясенә бәйле тәҗрибә, социаль имин булмаган районнарда яшьләр белән эшләү турындагы докладлары тыңланды. Ауропа коллегаларының мөселман бергәлеге вәкилләре белән төп эш юнәлешләрен шәрехләп, Ф.Мөхәммәтшин ислам һәм православие диннәре үзара тыныч яшәгән һәм бер-берсен тулыландырган Татарстан тәҗрибәсе мөселман хатын-кызларның берләштерелгән Ауропаның бердәм киңлегенә социаль һәм мәдәни интеграциясе юнәлешләрен билгеләгәндә нигез итеп алынырга тиешлеген ассызыклады.
Утырышта катнашучылар шулай ук Ауропа Советы дәрәҗәсендә җирле хакимиятләрнең гражданнар җәмгыяте үсешендә катнашуының төп механизмнарын эшләүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Комитет әлеге тәҗрибәне Ауропа Берлеге әгъза-дәүләтләре арасында таратырга тәкъдим итте. Алар шулай ук Ауропа Советы органнарын үзгәртеп коруга да кагыла. Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе вазифаларын башкаручы Ян Микаллеф делегация вәкилләре белән консультацияләр үткәрү барышында билгеләнгән төп юнәлешләр турында мәгълүмат бирде. Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы бюросына әлеге мәсьәлә буенча кайбер тәкъдимнәрен җиткерде.
Бүген оештырылган тагын бер әһәмиятле чарада мәдәни туризмны үстерү һәм тарихи һәйкәлләрне саклауның әһәмияте хакында сүз барды. Комитет утырышы төгәлләнгәч Ф.Мөхәммәтшин “Тарихи шәһәрләр белән халыкны җәлеп итеп комплекслы идарә итү” дигән Халыкара симпозиумда катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакларга Казанның 1000 еллыгы, республика һәм шәһәр хакимиятләренең ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән мәдәни мирасны саклауда куйган тырышлыгы хакында сөйләде. “Без бүген республикада бай мәдәни мирасны саклау һәм күбәйтү мәсьәләләренә беркайчан булмаганча зур игътибар бирәбез, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе. – Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген реконструкцияләү программасы (аның инициаторы – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев) тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу һәм киләчәк буыннарга тапшыру, тарихны мәңгеләштерү, Татарстанны туристлык үзәгенә әверелдерүгә юнәлдерелгән”.
Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләре булган территорияләрдә шәһәр хуҗалыгы эшчәнлеген камилләштерүгә бәйле проблема хакында фикер алышканда, симпозиумда катнашучыларда – танылган эксперт һәм белгечләрдә – Казан, Зөя һәм Болгарда тарихи һәйкәлләрне саклау һәм яңадан торгызу тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты.