Минтимер Шәймиев: “Татарстанда социаль ипотека шартлары үзгәрмәячәк”

ТР Президенты Татарстанның социаль өлкәсенә кагышлы берничә әһәмиятле белдерү ясады

(Азнакай, 2 октябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Азнакай районы Советының чираттан тыш утырышында Татарстанның социаль өлкәсенә кагылышлы берничә әһәмиятле белдерү ясады.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта дөньядагы финанс кризисларына бәйле рәвештә, Россия һәм Татарстанда төзелгән торак зур ихтыяҗ белән кулланылмый. Ипотека буенча процентлар үсә – алар елына 14-16 процентка кадәр арткан. Бу үз чиратында Россиядә торак төзелеше темпларында да чагылыш табачак.

“Татарстанда социаль ипотека шартлары үзгәрмәячәк. Без алга таба социаль ипотека программасы буенча процент ставкасын елына 7 процент дәрәҗәсендә һәм 27,5 елга саклап калачакбыз”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, социаль ипотека социаль өлкә хезмәткәрләре, авыл кешеләре һәм яшь гаиләләр өчен әһәмиятле. Шуңа күрә республикада социаль ипотека шартлары үзгәрмәү аеруча мөһим.