Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Каракүз» скульптурасын ачуда катнашты

Татар халык риваятьләрендә искә алынган хәрби хатын-кыз Каракүз сынын Даши Намдаков ясаган.
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Каракүз» скульптурасын ачуда катнашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татнефть» җәмгыятенең төп офисы каршына урнаштырылган скульптурада татар халык риваятьләрендә искә алынган хәрби хатын-кыз Каракүз сурәтләнгән. 7 метр биеклектәге сынны архитектор Даши Намдаков ясаган.Скульптураны ял итү урынының яшел зонасына урнаштырганнар. Рөстәм Миңнеханов бу мәйданчык һәм 2018 елгы башка проектлар кешләрне җәлеп итәчәк һәм шәһәрләрне куандырачак дип ышануын белдерде.Рөстәм Миңнеханов "Каракүз" фотографиясен инстаграмдагы аккаунтына куйды. Әлеге сын татар халкының атаклы хатын-кыз сугышчысы Каракүзгә багыштанган - тарихи персонаж безнең якларда туган, бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты раслый. Җиде метрлык скульптура яшел зонада урнашты һәм шәһәр мохитенә интеграцияләнде.Татарстан Президенты әлеге мәйдан халыкны җәлеп итеп торачагына ышануын белдерде."Безнең Әлмәттә мәгариф үзәге булдыруга планнарыбыз зур, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Биредә нефтьчеләр өчен иң әйбәт мәктәп ачарга ниятлибез. Шуңа да иң заманча технологияләрне биредә тупланган, бөтен тәҗрибәне киләчәк буынга тапшырырга кирәк"."Бу - сезнең шәһәрегез. һәм сездән башка шундый олы проектларны беркем дә гамәлгә ашыра алмый. Бирегә иң яхшы архитекторланы, иң яхшы акылларны җәлеп итүгез бик дөрес. Әйтик, сезнең шәһәр паркы - дөнья дәрәҗәсендәге парк. Шәһәрдә яшәүчеләр республика, федераль үзәк һәм, әлбәттә, нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләр дип уйлыйм", - диде Рөстәм Миңнеханов.«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов шулай ук әлмәтлеләрне нефть һәм газ тармагы хезмәктәрләре көне һәм Әлмәт шәһәре көне белән котлады. Ул нефтьчеләр Әлмәттә генә түгел, ә республиканың башка шәһәрләрендә дә җәмәгатьчелек киңлекләрен гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән дип сөйләде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Сәламәтлек» паркын ачуда катнашты.