«Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте коллективы республиканың югары бүләгенә ия булды

Коллектив «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Шашин исемендәге «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте коллективы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнендә тантаналы шартларда югары дәүләт бүләген «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка тапшырды.

Исегезгә төшерәбез: "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены - Татарстан Республикасының иң югары бүләге. Ул 2004 елның 24 мартында имзаланган "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" гы 25 нче Татарстан Республикасы Законы нигезендә гамәлгә кергән.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының предприятиегә республика һәм илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән бирелүен билгеләп үтте.