Р.Миңнеханов: “Заманында без инженерлык юнәлешендә әзерлек системасын югалттык, хәзер исә инженерлык мәктәбен торгызу өчен күп нәрсә эшләнә”

Казанда Алмания-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) эшли башлады

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ да Белем көне уңаеннан берничә бәйрәм чарасы узды. Төп вакыйгаларның берсе югары уку йортының 8 нче яңа уку бинасы ачылышы булды. Казанның Четаев урамы, 18 нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге корпуста Алмания-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) эшләячәк. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ГРИНТ – югары профессиональлеккә ия инженерлар әзерләүгә йөз тоткан дөньякүләм дәрәҗәдәге белем бирү проекты. Институт КАИ һәм Алманиянең ике университеты – Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике университетлары белән хезмәттәшлеге нигезендә булдырылган. ГРИНТ – А. Н Туполев исемендәге КАИ университеты структурасында магистратура һәм аспирантура белем бирү программаларын тәкъдим итүче яңа институт.

ГРИНТ ачылышы тантанасында шулай ук РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте Генераль секретаре Доротея Рюланд, Ильменау Техник университеты ректоры Петер Шарф, Отто-фон-Герике университеты ректоры Йенс Штракелян, Федераль төш үзәге җитәкчесе Валентин Костюков, статс-секретарь – Федераль космос агентлыгы җитәкчесе урынбасары Денис Лысков, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар катнашты.

Шәрәфле кунаклар КАИның яңа бинасына керү юлындагы тасманы кисеп, бина эченә узды. Анда алар лабораторияләрне, квант үзәген, уку бүлмәләрен карады. Аннан соң рәсми затлар вузның Гыйльми һәм Попечительләр советлары утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклап үткәнчә, Татарстан илнең әйдәп баручы сәнәгать төбәге булып тора, аның индустриясе инженерлык белгечлекләренә бик мохтаҗ. “Бүген республика өчен генә түгел, Россия Федерациясе өчен дә әһәмиятле вакыйга. Заманында без инженерлык юнәлешендә әзерлек системасын югалттык, хәзер инженерлык мәктәбен торгызу өчен күп нәрсә эшләнә. Укучыларда кызыксыну уяту өчен, әйдәп баручы компания җитәкчеләрен җәлеп итәбез. Бу мәсьәләгә карата РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының игътибары зур”, - дип билгеләп үтте Президент.

Республика башлыгы биредә югары тәҗрибәгә ия мөгаллимнәр, белгечләр эшләячәген, уку йортында республиканың көндәшлеккә сәләтлелеге формалашачагын билгеләп узды. Ул утырышта катнашучыларны шушы вакыйга белән котлады.“Без алгарышка омтылучанлыкны күрәбез – бу иң мөһиме. Югары уку йортлары үзгәрә, чәчәк ата, үз алдына замана таләпләренә җавап бирә торган бурычлар куя”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм яшьләр чәчәк атарга, безне үсешкә этәрергә тиеш, дип белдерде.

Алманиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич-Зеерхаузен ГРИНТ ачылышын мөһим вакыйга булуын ассызыклады. Ул ике ил арасындагы яхшы багланышларга ишарәләп: “Бүгенге катлаулы, четерекле сәяси вәзгыятьтә яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыта алырлык проектларны гамәлгә ашыру зарур”, - дип белдерде ул.

РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко фикеренчә, ГРИНТ кебек проектны тормышка ашыру бар җирдә дә мөмкин булмас иде. “Моның өчен тулы бер кешеләр төркеменең мәнфәгатьләре чагышуы кирәк”, - дип белдерде ул. “Безнең икътисадта яңа үсеш этабы сорала. Безгә, чыннан да, бик күп инженерлар, яңалык тудыра алучы белгечләр кирәк. Билгеле бер чорда мондый белгечләрне әзерләү онытылып торды. Бу юнәлешкә йөз белән борлымасак, игътибарыбызны җитдиләндермәсәк, әзерлек системасын кабаттан торгызу бик авырга киләчәк”, - дип басым ясады ул. Александр Повалко республика җитәкчелегенә инженерлык белеменә игътибар күрсәтүе өчен рәхмәтен белдерде. “Минемчә, университетларны берләштерүнең бу формасына республика һәм Россиядә генә түгел, Алманиядә дә ихтыяҗ булачак. “Монда да өйрәнерлек, үзләштерерлек әйберләр бихисап”, - диде ул.

Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте Генераль секретаре Доротея Рюланд ГРИНТның DAAD ның уртак дәүләтара проектлары санына керүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ГРИНТны булдыру буенча планнар турында  беренче тапкыр Казанда 2012 нче елның җәендә сүз кузгатылган. Проект үзе кыска вакыт эчендә тормышка ашырылган. “Мондый проект югары гыйлемлелек, җитди әзерлек һәм үзара ышаныч булганда гына чынга аша ала. Академик хезмәттәшлек дәвамында Алмания һәм Россия, Алмания һәм Татарстан арасында мондый ышаныч яуланды”, - диде ул.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Доротея Рюландка һәм Россия галиме, КАИ партнерларының берсе - IPG Photonics компаниясе җитәкчесе Валентин Гапонцевка вузның мактаулы профессоры исемен бирде.

Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм ГРИНТның беренче партнерлары – Алмания университетлары арасында хезмәттәшлектә дөньяда иң эре һәм абруйлы оешмаларның берсе – Алманиянең DAAD академиклар алмашы хезмәте катнаша. Алманиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, шулай ук ГРИНТ проектының турыдан-туры партнерлары булачак.

ГРИНТның белем бирү программасы ике университетта белем алуны күздә тота: 1, 2 һәм 4 нче семестрларда – КАИда, 3 нче семестрда – Алмания университетында. Нәтиҗәдә, ГРИНТ чыгарылыш студентлары ике дипломга ия булачак.

Һәр студентның ике фәнни җитәкчесе булуы ниятләнә: берсе – Россия, икенчесе Алмания университетыннан. ГРИНТ та Россия студентлары бушлай белем алачак, ә Алманиядә уку Татарстанның “Алгарыш” грант программмасы хисабына булачак. Укыту – инглиз телендә. Алмания-Россия яңа технологияләр институтына керү өчен махсус фәннәрдән һәм инглиз теленнән тирән белемнәрне күрсәтү зарур.

Институтта 4 магистрлык программасы каралган: инфокоммуникацион технологияләр һәм элемтә системалары, электроэнергетика һәм электротехника, информатика һәм санау техникасы, җылылык техникасы һәм җылылык энергетикасы. Әлегә институтта 40 студент белем алачак. Алдагы 5-7 елда уку йортының партнер университетлары 10 га җитәр, магистрлык программалары 35 ләп булыр, анда 1000 ләп студент белем алыр дип фаразлана.