news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның 2019 елда күпме акча эшләгәне әйтелде

Татарстанның беренче затлары керемнәр турында хисап тотты.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кереме 8,8 млн сум тәшкил иткән, бер ел элек аның җыелма хезмәт хакы 8,5 млн сум тирәсе булган. Бу хакта ТР Рәсми порталында бастырылган керемнәр турындагы декларациядә әйтелә.

Документларда билгеләп үтелгәнчә, республика җитәкчесенең милектә фатирлары да, җир кишәрлекләре дә, транспорт чаралары да юк. Әмма файдалануда 263 квадрат метрлы торак йорт һәм 414 квадрат метрлы җир участогы бар.

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты республика Премьер-министры Алексей Песошиннан 1 млн сумга диярлек күбрәк акча эшләгән. Песошинның кереме 7,9 млн сум тәшкил иткән. Басылып чыккан декларациядән күренгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгының шулай ук күчемсез милке юк, аның каравы ул «Стингрей» мотор көймәсенә ия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100