Татарстанда тагын бер район башлыгы отставкага киткән

ТР Мөслим районы башлыгы үз урыныннан киткән

 (Казан, 2 июль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). ТР Мөслим районы башлыгы үз урыныннан киткән. Бу хакта “Татар-информ” МАна үз чыганакларыннан билгеле булды.

Ришат Хәбипов 2006 нчы елдан Мөслим районын җитәкләгән. Моңа кадәр 2002 нче елның мартыннан Мөслим районы хакимияте башлыгы булган.

Шулай ук район Советы Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Мөхәммәтдиновның отставкага китүен кабул иткән.

Элегрәк Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган Рамил Муллин Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы булган.