Татарстанның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Венесуэла министр-киңәшчесен кабул итте

Очрашуда ике як республикалар арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алыштылар
(Мәскәү, 2 июль, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Бүген Татарстан Республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Венесуэла министр-киңәшчесе, Венесуэла Боливар Республикасының РФдагы илчелеге сәүдә-икътисад бүлеге мөдире Оскар Хаймсны кабул итте.
Венесуэла ягы инициативасы буенча үткәрелгән очрашу Венесуэла Боливар Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм Тулы вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсиа Эрнандесның Татарстанга визитына әзерлек кысаларында үтте. Венесуэла Президенты Уго Чавесның 2010 елның октябрендә Россиягә визиты кысаларында Татарстанда да булу мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.
Очрашуда ике як республикалар арасында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Тимур Акулов, ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров, ТР икътисад министры урынбасары Игорь Платонов, шулай ук Россия дипломатлары ассоциациясе җитәкчесе Борис Куликов һәм ассоциация директоры урынбасары Владимир Горбановский катнашты.