Р.Миңнеханов муниципаль берәмлекләрнең капиталь ремонт оештыру эшеннән канәгать түгел

Капиталь ремонт барышы, документлар әзерләп тапшыру, ЭТИС аша товар алуда кимчелекләр бар
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда быел капиталь ремонт ясаласы 1099 йортның хәзерге вакытта 1006сында (программадагының 92 проценты) эш башланган, ләкин Казанның 17 һәм Чаллының 76 йортында – барлыгы 93 йортта әле һаман да берни эшләнелми, ягъни былтыргыдан эш калышып алып барыла. Шулай ук йортлардагы уртак гомуми хисап приборлары кую да бик сүлпән бара: программа буенча 1 млрд.тан артык урынына 400 млн.га гына килешү генә төзелгән. Капиталь ремонт барган йортларда лифтлар кую исә график буенча шушы айдан башланып, 1 октябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче Федераль законны Татарстанда гамәлгә ашыру өчен, 30 июнь мәгълүматлары буенча, программаны финанслау буенча алдан хәл ителгәннең әлегә 48 проценты идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкәтләре хисапларына күчерелгән. Фонд средстволары һәм республика бюджетыннан муниципаль берәмлекләргә кергән акчалар тулысынча шушы эшләргә юнәлтелгән, милекчеләрдән исә 25 процент күләмендә күчерелгән, шул ук вакытта ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ РТ) хисабына халыктан 600 млн. сум акча кергән, бу исә программада каралганның 40 проценты дигән сүз.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барган “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды турында”гы 185 нче Федераль законны Татарстанда гамәлгә ашыру, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча торак төзелеше һәм төзелгәнен кулланылышка тапшыру, шулай ук 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак төзү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмәдә хисап тоткан ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин шундый мәгълүматлар китерде.

Министр, муниципаль берәмлекләрдән алынган белешмәләр буенча, 1 июльгә капиталь ремонт буенча 2,9 млрд. сумлык эш башкарылган (бу - программада каралганның 44 проценты), дип белдерде, ләкин, узган елгы белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга кимрәк (6,5 млрд. сум), шул ук вакытта подряд оешмаларга 1,7 млрд. сум акча күчерелгән (программада каралганның 27 проценты). Ә инде башкарылган эш буенча 1,2 млрд. сумлык акт төзелгән, Дәүләт торак инспекциясендә исә нибары 423,6 млн. сумлык эш башкарылганлык турында актлар теркәлгән, ягъни актларның 66 проценты теркәлү узмаган. 1 июльгә кадәр Дәүләт торак инспекциясенә Балтач, Минзәлә, Яңа Чишмә, Тукай, Теләче, Ютазы районнары бер генә акт та тапшырмаган.

”Узган киңәшмәдә проект-смета документациясе эскпертизасы буенча эшне тәмамларга дип килешкән идек, әмма, 29 июнь мәгълүматлары буенча, төзелеш экспертизасы идарәсе каралышына проект-смета документациясе эскпертизасына 249 йорт документлары тапшырылган, шуларның 9 муниципаль берәмлеккә караган 57 йортка төрле мәсьәләдә кимчелекләр бар, 103 йорт буенча документация әлегә бөтенләй юк, бу исә Дәүләт торак инспекциясенә башкарылган эшкә акт төзеп тапшыруда тоткарлык китереп чыгара. Шушы муниципалитетларның программага мөнәсәбәте һич аңлашылмый, эшләнеп бетмәгән нәрсәләр хәттин ашкан, ә 1 июльгә экспертизага документлар да тапшырылмаган”, - диде М.Хөснуллин.

Бу хәлгә нокта куярга кирәк, муниципаль берәмлекләрдәге Башкарма комитет башлыклары эше ул, бәлки шулардан берничәсен эштән куарга кирәк булыр, чөнки шелтә белдерү генә нәтиҗәле түгел булып чыга, андый сәләтсез җитәкчеләрнең нигә кирәге бар, дип Президент Рөстәм Миңнеханов хәтта экспертизага документлар оештырып тапшыра алмаганнарны үзе эшләгән районның дошманы дип атады.

М.Хөснуллин, 29 июньгә алынган белешмә буенча, Электрон мәйданчыкка (ЭТИС) 1,6 млрд. сумлык материал кирәклеге турында заявка бирелгән, бу исә төзелеш-монтаж эшләренә дигән сумманың (5,9 млрд. сум) 28 проценты гына, дип, шушы мәсьәләне хәл итү өчен муниципаль берәмлекләргә кичекмәстән чаралар күрергә кирәклеген басым ясап әйтте. ЭТИС аша товар алганның яртысы гына рәсмиләштерелгән, бу исә Дәүләт торак инспекциясенә актлар тапшыруда тоткарлык ясый. Моннан тыш, ЭТИС аша сыйфатсыз материаллар сатып алу очраклары бар, мәсәлән, Әлмәт подрядчысы “Триколор” ҖЧҖ җитештергән акрил грунтовкасы һәм фактура япмасы сатып алган, әлеге товарны ЭТИС аша тәкъдим итүчегә ризасызлык белдереп, хезмәти һәм матди чыгымнарны кайтару буенча тиешле документ әзерләнгән. Андый товар тәкъдим итүчеләр электрон мәйданчыктан чыгарылырга тиеш, дигән фикердә министр.

Болардан тыш, быелгы капиталь ремонт программасында катнашу-катнашмауга карамастан, барлык муниципаль берәмлекләр дә башкарылган эшкә һәр кварталга аерым-аерым ярты еллык хисап әзерләп бирергә тиешләр, моның өчен 8 июльгә кадәр вакыт бирелде.