Минтимер Шәймиев: “2013 елгы Универсиадада катнашу хокукы алу – тарихи казаныш”

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2013 елда үтәчәк Бөтендөнья студентлар уенында катнашу хокукына ия булуны тарихи казаныш дип атады
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 2013 елда үтәчәк Бөтендөнья студентлар уенында катнашу хокукына ия булуны тарихи казаныш дип атады.
“Универсиада үткәрелгәннән соң Татарстан башкаласы тагын да яхшырачагына бернинди шик тә юк”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә үткән РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында.
Республика Илбашы сүзләренчә, “яшьләр олимпиадасы”н үткәрергә әзерләнгәндә юлларны төзекләндерү, “Казан” аэропортын реконструкцияләү, спорт корылмалары, кунакханәләр торгызу һәм шул ук вакытта шәһәрнең үз йөзен саклау мәслихәт. “Болар барысы да эшләнәчәк”, - дип ышандырды Татарстан Президенты.
“Безнең бурыч - Универсиада үткәннән соң киләчәктә Казанны спортның җәйге төрләре буенча төрле халыкара ярышлар үткәрү буенча Россия үзәге була алырлык итеп таныту”, - дип саный Минтимер Шәймиев.