Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Хөкүмәте аналитик үзәге Татарстанга икътисадны үстерү өчен тәкъдимнәр юллый
Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Константин Калинин имза куйды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте һәм «РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк» оешмасы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документны имзалау Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм үзәк башлыгы Константин Калинин катнашты.
«Аналитик үзәк җитәкчесе вазифасында Сез хезмәттәшлек турында имзалаган беренче килешү. Үзәкнең күпьеллык тәҗрибәсе һәм тикшеренүләре безнең өчен бик файдалы булачак һәм Татарстанның киләчәк үсешенә хезмәт итәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Константин Калининга рәхмәт белдерде һәм бергәләп нәтиҗәле эшләүгә ышаныч белдерде.
Татарстан хакимияте һәм предприятиеләре Аналитик үзәк оештырган «Проектный Олимп» һәм «Контрольная точка» конкурсларында актив катнаша. Моннан тыш, республика үзәк материалларын һәм рейтингларын актив куллана.
ТР Президенты шулай ук уртак эш төркеме булдырырга тәкъдим итте. Татарстаннан аның составына республика Икътисад министрлыгы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев керәчәк.
«Без Аналитик үзәктән республиканың социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү буенча тәкъдимнәр көтәбез. Шул исәптән кризис шартларында икътисадны үсеш траекториясенә чыгару, илкүләм проектлар күрсәткечләренә ирешүне, муниципаль берәмлекләрнең үсеш нокталарын һәм юнәлешләрен билгеләү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр көтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга әзер. Моннан тыш, үзәк Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе мәйданчыгын файдалана алачак. Аның рәисе — Татарстан Республикасы Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Константин Калининны 30 августта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз