Минтимер Шәймиев: “2013 елгы Универсиада Казанны җәйге спорт уеннары үзәге итәчәк”

“Казан” халыкара аэропортында йөзләрчә казанлылар Брюссельдән җиңү яулап кайткан Татарстан делегациясен каршы алды.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Кичә “Казан” халыкара аэропортында йөзләрчә казанлылар Брюссельдән җиңү яулап кайткан Татарстан делегациясен каршы алды.
Искәртеп үтәбез, 31 май көнне Брюссельдә FISU башкарма комитетының 27 әгъзасының 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру хокукына дәгъва итүче шәһәрләр өчен тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде. Казан уңай 20 тавыш белән көндәшләрен – Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гван Джу калаларын беренче турыда ук артта калдырды.
Самолет баскычы янында Татарстан делегациясен республика Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Як-42дән “Казан” дип язылган бертөсле кызыл спорт курткалары кигән башкала мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин чыкты.
Аэропортның икенче терминалы янында йөзләрчә егетләр һәм кызлар булачак Универсиада эмблемасы төшкән флагларны селтәп: “Универсиада, Россия, Казан!” – дип кычкырды. Трибунадан аларга Татарстан Президенты мөрәҗәгать итте һәм Илбашының беренче сүзе дә “Ура!” – булды.
“Кадерле дуслар, бүгеннән без, татарстанлылар, 2013 елгы Универсиада хуҗалары, һәм мин сезне шушының белән котлыйм. Бу эпохаль вакыйга һәм тарихыбызда моңа охшаш хәлләрне булганы юк иде әле. Казан үзенең икенче меңьеллыгын Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрүдән башлый һәм бу бик шәп”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев сәламләү сүзендә.
Аның сүзләренә караганда, татарстанлылар FISUдан ышаныч мандаты алды. Казанда Универсиада тарихында иң яхшы яшьләр фестивале уздырылачагына шик юк. “Без булдырабыз!” – дип ышана Президент.
Сочидагы Олимпиада бу шәһәрне кышкы уеннар үзәге, ә Универсиада Казанны киләчәктә җәйге спорт уеннары үзәге итәчәк, - дип ассызыклады республика башлыгы.
“Без бүген бергә Татарстан, казан һәм бөтен Россия тормышында зур вакыйганы билгеләп үтәбез. Без бөтен дөньяга яшьләрнең – илебез киләчәге һәм безнең традицияләребезнең дөньяда иң көчлеләре булуын раслый алдык”, - дип билгеләп үтте Олег Матыцин.
“Безгә җиңү җиңел бирелмәде, әмма республика җитәкчелеге һәм бөтен командабыз, студентларыбыз ярдәмендә без шушы җиңүгә ирештек. Без Казанның 1000 еллык тарихында тәүге мәртәбә бөтен дөньяны кунак итәчәкбез. Бу зур җаваплылык, безгә җитди эшләргә туры киләчәк, һәм без моңа әзер”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Рәсми өлештән соң, Татарстан делегациясен каршы алган яшьләр өчен – концерт, ә журналистлар өчен уртак җиңүнең баш каһарманнары белән матбугат конференциясе оештырылды.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, гади булмаган үзгәртеп кору елларыннан соң, Россиянең Сочида - кышкы Олимпиаданы һәм Казанда җәйге студентлар уеннарын уздыру хокукын яулавы Россия җәмгыятендәге сәяси һәм икътисади тотрыклылык турында сөйли. Татарстанлылар Казанның җиңүенә бер ел гына килмәде. Республикада заманча спорт корылмалары төзелде, көчле профессиональ командалар оештырылып, алар Россия һәм дөнья аренасында югары нәтиҗәләргә иреште. Илдә һәм дөньяда спорттан куәтлерәк берләштерүче көч юк.
“2011 елгы Универсиаданы уздыру хокукын яулый алмаган беренче җиңелү ачысыннан соң, ТР Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе мөмкин булмаганны диярлек эшләде. 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукындагы җиңү бәясен берни белән чагыштырып булмый. Бу – бөтен Россия җиңүе”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Казанга Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Премьер-министры Владимир Путин теләктәшлек күрсәтте.
“Без бүген Казанның 2013 елда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачылышына ничек үзгәрәсен ахыргача күз алдына китерә алмыйбыз. Безгә киләсе 5 елда бик зур эшләр башкарырга туры киләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенең Брюссельдә FISU президенты Джордж Киллиан конвертын ачканда Татарстан делегациясенең хис-кичерешләре турындагы соравына, Рөстәм Миңнеханов бу кичерешләрнең сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык булуын белдерде. Көчле дулкынлану хисләре кичердек, бу мизгелне озак көттек, җиңү өчен күп эшләр башкардык һәм моңа бик шатбыз.
“Конверт шултиклем озак ачылды ки, эмоцияләр калмады диярлек, мин делегациябезнең “Казан, Казан!” – дип кычкырганын гына ишеттем”, - дип уртаклашты тәэсирләре белән Илсур Метшин.
“Джордж Киллиан “Казан” сүзен әйткәч, мин инде башка берни ишетмәдем һәм тоймадым. Чыннан да, сүзләр белән белдереп булмый моны. Бөтен команда сөенеченнән ни эшләргә белмәде”, - дип сөйләде Марат Бариев.
“Без әле ахыргача моның нинди зур җиңү һәм зур җаваплылык булуын аңлап бетерә алмыйбыз. Конвертны ачканда, күз алдыннан әзерлек процессында ниләр башкарылганы узды. “Казан” сүзе яңгырагач, шатлыктан башка хис кичермәдем”, - диде Олег Матыцин. Аның сүзләренә караганда, Казанда Универсиада Россиядә студентлар спортына этәргеч бирәчәк һәм шул исәптән, Олимпия спортын ныгытачак. Пекинга барачак спортчыларның 60 проценттан артыгы безнең студентлар.
“Җәйге Универсиаданың мәҗбүри программасында Олимпиададагы 13 спорт төре. Уеннарын кабул итүче ил әле тагын берничә спорт төрен тәкъдим итәргә мөмкин. Ишкәк ишү, стендка ату, авыр атлетика, бокс, чирәмдәге хоккей кебек спорт төрләре белән беррәттән билбау көрәшен тәкъдим иттек”, - дип белдерде Марат Бариев.
Казанда Универсиада уздыру планында зур җитешсезлекләрнең берсе - Халыкара аэропорт. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Халыкара аэропортны 2012 елга кадәр киң колачлы реконструкция көтә. Терминал-1не төзекләндерү һәм яңа терминаллар төзү аның үткәрү сәләтен 4 тапкыр арттырачак. Моннан тыш, “Татарстан” авиакомпаниясен дә модернизация көтә, аның өчен яңа самолетлар сатып алыначак. Халыкара аэропорт әйдәп баручы халыкара авиакомпанияләр өчен дә ачык булачак.
“Казанда Универсиада уздыру өчен кирәкле барлык спорт корылмаларының иң заманча проектлар буенча вакытында төзеләчәгенә шик юк”, - дип йомгаклады сүзен Минтимер Шәймиев.
Белешмә өчен: Бөтендөнья Универсиадасы – Олимпия уеннарыннан соң әһәмияте һәм күләме буенча икенче халыкара спорт ярышлары. Аларны Халыкара студентлар спорты федерациясе уздыра, аңа 141 дәүләт керә. Анда Россия студентлар спорты берлеге катнаша.
2013 елгы Универсиаданы уздыру вакытында 48 спорт объекты һәм корылмасы кулланылыр дип көтелә. Казанда Универсиада үткәрү өчен Үзәк стадионны, “Баскет-холл”, чирәмдәге хоккей үзәге, “Татнефть-арена”, көрәшләр сарае һәм башка объектлардан файдалану күздә тотыла. Казанда 2013 елгы Универсиада бюджеты 604 миллион евро тәшкил итә.
Казанда 45 мең урынлык яңа стадион, 14 кортлы Теннис академиясе, шулай ук 10 меңгәчә спортчы һәм 1 меңгә якын персоналны сыйдырырлык Универсиада авылы, су спорты сарае төзелә башлаган. “Казан” Халыкара аэропорты 2012 елга сәгатенә дөньяның күп кенә аэропортларыннан 2 меңгә кадәр пассажирны кабул итәчәк.