Рөстәм Миңнеханов «Ватан» республика берләшмәсе эзтабарлары белән очрашты

Очрашуда ТР Президентына «Солдат медальоннарындагы исемнәр» китаплар сериясен күрсәттеләр, шулай ук Пе-2 самолетын яңарту эшләренең барышы белән таныштырдылар.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Ватан» берләшмәсе иҗтимагый яшьләр оешмасы үзәгендә булды, анда эзләнү хәрәкәте вәкилләре белән аралашты. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оешма җитәкчесе Александр Коноплев «Ватан» Татарстан берләшмәсе 1993 елдан бирле эшли, дип сөйләде. Составына 65 башлангыч оешма керә, катнашучыларның гомуми саны — 1 мең 60 кеше. Бу — 21 районның эзтабар отрядлары, хәрби-патриотик һәм хәрби-тарихи клублары.

Үзәкне карау барышында Рөстәм Миңнехановка 2005 елдан бирле нәшер ителә торган «Солдат медальоннарындагы исемнәр» дигән китаплар сериясен күрсәттеләр. Аннары ТР Президенты музейда булды, анда сугыш кырларыннан эзтабарлар тапкан төрле әйберләр куелган.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановны легендар Пе-2 самолетын торгызу эшләре барышы белән таныштырдылар. Бомбардировщикларны Казан авиация заводында җитештерәләр, сугыш елларында барлыгы 10 меңнән артык шундый очкыч чыгарылган. Әмма республикада бер генә Пе-2 дә сакланып калмаган.