news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Татарстан митрополиясе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, дини белем бирү учреждениеләрен, шул исәптән Казан православие дини семинариясен үстерү мәсьәләләре каралды.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100