Миңнеханов юбилее уңаеннан юлланган котлаулар өчен рәхмәтен белдерде

Аның адресына дөньяның барлык төбәкләреннән меңләгән котлау һәм телеграмма килгән. Тәбрикләүләр әле дә килә.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның адресына дөньяның барлык төбәкләреннән меңләгән котлау һәм телеграмма килә. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановны юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев, Беларуссия Президенты Александр Лукашенко, Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев, Чехия Президенты Милош Земан, Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым, халыкара спорт оешмалары (FISU, FIFA, FINA һәм WorldSkills International) җитәкчеләре котлаган.

Котлауларны шулай ук Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Россиянең Идел буендагы вәкаләтле вәкиллеге Президенты Михаил Бабич, Россиянең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, федераль министрлыклар һәм дәүләт структуралары һәм идарә тармагы җитәкчеләре юллаган.

Татарстан Президенты котлау телеграммаларын эре корпорация, Россия финанс һәм сәнәгать компаниесе җитәкчеләреннән алган. Котлауларга Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, төрле дини конфессия, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре, Россия һәм чит ил эшлекле даирә вәкилләре кушылган.

Татарстан Президенты адресына 60 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар килү әле дә дәвам итә.

Рөстәм Миңнеханов котлаулар, изге теләкләр өчен ихлас күңелдән рәхмәтен җиткерә. Шулай ук ул Татарстан Президенты посты эшчәнлегендә хезмәтенә бирелгән югары бәя өчен рәхмәт әйтеп, республика иминлеге, чәчәк атуы һәм Россия дәүләтен ныгытуда бөтен көчен бирәчәген җиткерә.