news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов финанс грамоталык буенча зачет биргән

Россия төбәкләрендә яшәүчеләр 16 декабрьгә кадәр үзләренең белемнәрен тикшерә ала.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачетта катнашкан. Чара 16 декабрьгә кадәр илнең барлык төбәкләрендә уза.

«Финанс грамоталык буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачет бирдем! Сез дә үзегезне тикшереп карый аласыз һәм нәтиҗәләр буенча finzachet2021.ru сайтында шәхси тәкъдимнәр алырга мөмкин», — дип республика җитәкчесе инстаграм сәхифәсендә шәхси сертификаты фотосын куеп уртаклашты.

Акция Россия банкы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылды. Аның кысаларында теләге булган һәркем финанс мәсьәләләрендә үз белемнәрен тикшерә ала. Шулай ук катнашучылар үзләрен һәм якыннарын мошенниклар гамәлләреннән саклау өчен шәхси тәкъдимнәр алырга мөмкин.

Искәртик, узган ел катнашучылар саны (90 меңнән артык кеше) буенча Татарстан лидер булып танылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100