Песошин Россия төбәкләрен үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясендә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрде. Чарада бюджетара мөнәсәбәтләр «Ветеринария турында» Россия Федерациясе Законының 19 маддәсендә икенче өлешенең үз көчен югалтуын тану турында» федераль закон проекты буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, төбәкләр вәкаләтләрен федераль дәрәҗәдә җайга салуны киметү һәм төбәкләр бюджетларының нәтиҗәсез чыгымнарын минимальләштерү буенча тәкъдимнәр каралды. Ил субъектларында дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре дә кузгатылды.

Төп темаларның берсе башкарма хакимиятнең федераль органнары җитәкчеләренең федераль вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы төбәк хакимиятләре вәкилләрен үз вазифасына билгеләнүне килештерү һәм эштән азат итү хокукы булды.

«Бүгенгә күрсәткечләр формалаштырылды, барлык кирәкле ресурслар төбәкләргә җиткерелде. Илкүләм проектлар буенча үтәлеш 60 процент тәшкил итә дип әйтергә мөмкин. Бу яхшы күрсәткеч», - диде Виталий Мутко.
.