Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентларының яңа сайланган җитәкчеләрен котлады

Татарстан парламенты башлыгы башка регионнардагы коллегаларына закон чыгару эшенең уңышлы булуын теләде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Сентябрьдә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау белән беррәттән Россиянең кайбер өлкәләрендә һәм республикаларында төбәк парламентлары да сайланды. Яңа сайланган җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербургның, Чувашия һәм Мордовия республикаларының, Пермь краеның, Самара, Омск, Оренбург, Киров өлкәләренең төбәк парламентларының узган утырышларында аларның җитәкчеләре сайланды.

Татарстан парламенты башлыгы башка регионнардагы коллегаларына закон чыгару эшенең уңышлы булуын теләде һәм төбәк парламентларының үзара хезмәттәшлеге илнең социаль-икътисади үзгәрешләрен алга таба да законнар белән тәэмин итүгә, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.

Котлау телеграммалары Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесовка, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы Рәисе Владимир Чибиркинга, Самара өлкәсе Думасы Рәисе Геннадий Котельниковка, Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы Рәисе Александр Бельскийга, Пермь краеның Закон чыгару җыены Рәисе Валерий Сухихка, Омск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Владимир Варнавскийга, Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Сергей Грачевка, Киров өлкәсе Закон чыгару Собраниесе Рәисе Роман Бересневка җибәрелде, диелә хәбәрдә.