Миңнехановка Россия ветераннар берлегенең “Доблесть” Югары ордены тапшырылды

Президент Татарстанның ветераннар берлегенә 300 мең сумлык сертификат бүләк итте.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия ветераннар берлегенең “Доблесть” Югары ордены тапшырылды. Татарстанның ветераннар хәрәкәте музеенда бүләкне “ТР ветераннар берлеге” оешмасы рәисе Әхәт Юлашев тапшырды.

“Президент, үзенең музейга килгәнен хәтерләтеп торсын өчен, орденны музейга калдырырга уйлады”, - диде Әхәт Юлашев “Татар-информ” хәбәрчесенә очрашудан соң. Ул музейга мәктәп укучылары да килүен, аларга ветераннар берлеге 55 ел элек ничек барлыкка килгәнен сөйләүләрен әйтте.

  • Рөстәм Миңнеханов исә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның Ветераннар берлегенә җиһаз алу өчен 300 мең сумлык сертификат бүләк итте. Бүген ул биредә ветераннарга ял һәм хезмәт күрсәтү үзәге эше белән танышты.

Татарстан ветераннары комитетының Социаль-хокукый тәэминат сектор мөдире Людмила Осипова әйтүенчә, үзәктә төрле иҗади түгәрәкләр, компьютер классы, өч иҗади коллектив – “Хәтер хоры, “Экипа – бер гаилә”, “Когда поют солдаты” ансамбльләре, китапханә, “Көмеш энә” кул эшләнмәләре белән шөгыльләнү бүлмәсе эшли, үзләренең мода театры да бар.

“Биредә 65 яшьтән Республика медицина профилактикасы үзәгеннән килеп лекцияләр дә укыйлар. Физкультура-сәламәтләндерү, сәламәтлек, дәвалау физкультурасы төркемнәре эшли”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Үзәктә 100 гә якын “Җиңү волонтеры” хәрәкәте волонтерлары ярдәм итә. Алар ветераннарны каршы ала, озата, өйләрендә көнкүреш ярдәме күрсәтә, җыештыру, ашарга пешерү, саф һавага алып чыгу кебек эшләрдә булыша. Хатирәләрен язып бара торган аерым китаплары да бар.