Алексей Песошин Татарстан ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Истәлекле датаны иҗтимагый әһәмиятне күтәрү һәм өлкәннәр проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен БМО Генераль ассамблеясе игълан иткән.

(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы үзенең мөрәҗәгатендә бу бәйрәмнең кешенең яшен искә төшерү өчен түгел, ә фидакарь хезмәт, яшь буынны тәрбияләгән, төбәк тормышында актив катнашкан өчен рәхмәт белдерү һәм һәр өлкән кешегә аерым игътибар көне буларак билгеләнүен әйтте.

«Бу көн җәмгыятьнең һәр әгъзасына өлкән буын язмышлары турында уйлану, олы тормыш юлы үткән, белем һәм тәҗрибә туплаган, ил һәм республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә рәхмәт һәм ихтирам белдерү мөмкинлеген бирә», – диде ул.

Моннан тыш, Песошин «туган җиргә мәхәббәтле һәм кеше һәм гражданлык батырлыгы булган кешеләр илнең төп байлыгы булды. Алар киләсе буыннарга ориентир булып тора», - диде. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, күп кенә ветераннар актив иҗтимагый эш алып баруларын дәвам итәләр, дип өстәде Премьер-министр.

«Ил һәм республика мәнфәгатьләренә башкарган һәм әле дә башкарып килә торган эшләрегез өчен ихлас рәхмәтләребезне җиткерәм. Без сезнең тәҗрибәгезне һәм зирәклегегезне югары бәялибез, алар республиканың социаль-икътисади үсешендәге мөһим бурычларны хәл итүдә безнең өчен терәк булып тора», – диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Үзенең котлау сүзләрен тәмамлап, Алексей Песошин Татарстан ветераннарына тынычлык, иминлек, озын гомер һәм бәхетле тормыш теләде.

Халыкара өлкәннәр көне БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә 1990 елның 1 октябреннән билгеләп үтелә. Ул иҗтимагый әһәмиятне күтәрү һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатында билгеләнгән.