Рөстәм Миңнеханов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды

Татарстан Президенты уку йортының техник яктан җиһазланышын югары бәяләде.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Огородова халыкара  компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Аларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
 
 
Визит барышында кунаклар белем бирү корпусларын, «Тавыш һәм телевизион тапшырулар», «Цифрлы электр элемтәсе системалары» лабораторияләрен, милли җыелманы Ворлдсикллс чемпионатына әзерләү полигонын, элемтә тарихы музееның яңартылган экспозицияләрен карады.
 
 
Татарстан Президенты уку йортының техник яктан җиһазланышын югары бәяләде. «Без танышкан әйберләрнең барысы да дөньякүләм стандартларга җавап бирә, – диде ул. – Сез сайлаган һөнәрләргә бүген ихтыяҗ бик зур. Әлеге үзәк кеше ресурсларын иң мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк».
 
 
Людмила Огородова сүзләренчә, Россиянең социаль-икътисади үсеше өчен профессиональ эшче кадрлар һәм яңа белгечләр әзерләүнең әһәмияте зур. «Безнең бурыч – иң заманча һөнәрләр үзләштерергә теләгән яшьләр санын арттыру өчен тиешле шартлар тудыру. Татарстан – урта һөнәри белем бирү системасында әйдәп баручы республика. Шунлыктан Россиядә оештырылган җиде төбәкара компетенцияләр үзәгенең берсе нәкъ менә сезнең техникум базасында ачылды да», – дип ассызыклады министр урынбасары.