Фәрит Мөхәммәтшин Haier корпорациясе директоры белән инвестицион үсеш хакында фикер алышты

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге делегациясе инновацион үсеш тәҗрибәсен өйрәнү өчен Кытайга килде.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Haier корпорациясе директорлар Советы рәисе һәм Генераль директоры Чжан Жуймин белән очрашты. Яклар Татарстанның сәнәгать гиганты белән инвестицион диалогын алга таба үстерү, гамәлдәге производстволарны киңәйтү һәм яңаларын ачуга бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
 
Haier – көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерү буенча дөньяда иң зур корпорацияләрнең берсе. 2016 елда компания Татарстанда суыту җиһазлары заводы ачты. 
 
Шунысын да искәртик: очрашу «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге делегациясенең Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты чакыруы буенча Кытай Халык Республикасына рәсми сәфәре кысаларында узды. Визитның максаты – инновацион үсеш тәҗрибәсен өйрәнү.
 
Бүген делегация шулай ук Циндао шәһәрендә булды. Аерым алганда, Фәрит Мөхәммәтшин һәм делегация әгъзалары «Чжаньцзян» микрорайонын карады. Моннан тыш, делегациядә катнашучылар шәһәрнең беренчел партия оешмалары вәкилләре белән очрашулар үткәрде.