Рөстәм Миңнеханов Дублинда "InnaLabs" компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Татарстан лидеры өчен компания эшчәнлеге презентацияләнде

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда (Ирландия) "InnaLabs" компаниясе офисында булды.

"InnaLabs" компаниясенә 2011 елда нигез салынган һәм ул аэрокосмик, оборона, нефть чыгару тармаклары, энергетика, автоматика һәм робот техникасы өчен, шулай ук транспорт тармагы өчен кирәкле һәм төгәллеге бик зур булган югары технологияле акселерометрлар һәм ышанычлылыгы зур һәм файдалану срогы озын булган каты җисемле вибрацион гироскоплар җитештерә.

Компаниянең Ирландиядәге офисында 100дән артык хезмәткәр эшли, компаниянең 30 халыкара патенты бар.

Рөстәм Миңнеханов өчен компания эшчәнлеге презентацияләнде, шунда "InnaLabs" вәкилләре компания тарихы һәм аның киләчәк үсеше турында сөйләделәр.

Р. Миңнеханов компаниянең җитештерү цехларын карап чыкты. Аның сүзләренчә, "InnaLabs" продукциясе республиканың кайбер предприятиеләре өчен кызыклы булырга мөмкин.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерде.