Рөстәм Миңнеханов Дублинда "Google" һәм "Ding" компанияләре офисларында булды

Европада Google эшчәнлеге турында махсус тәкъдир итү барышында компания җитәкчелеге вәкилләре сөйләде

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда (Ирландия) "Google" Европа штаб-квартирасында булды.

Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Дублинның тарихи районында урнашкан күп катлы бина буйлап экскурсия оештырдылар. Компания офислары дизайнерлар тарафыннан бизәлгән функциональ пространстводан гыйбарәт, аларга белем алу үзәге, конференц-заллар, сөйләшүләр алып бару бүлмәләре, шулай ук рестораннар, микрокухнялар, күп сандагы коммуникацион блоклар һәм башкалар керә. Мондагы киңлек эш өчен, шулай ук ял өчен дә кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган.

Европада "Google" эшчәнлеге турында махсус тәкъдим итү чарасы барышында компания җитәкчелеге вәкилләре сөйләде. Компаниянең Ирландиядәге офисы 2003 елдан бирле эшләп килә. "Google" белегечләренең эше Ирландия Хөкүмәте өчен дә, шулай ук бизнес-бергәлекләр өчен дә кирәкле.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук смартфоннар өчен "Google" гарнитурасының (Google Glass) ничек эшләвен күрсәттеләр. Ул тагын Дублинда "Ding" компаниясендә булды. Ул – Ирландиянең иң инновацион һәм бик тиз үсүче технологик компаниясе.

Бу процессинг компания мобиль телефон хисабын Интернет челтәре аша тулыландыру хезмәтләре күрсәтә. Бүген "Ding" компаниясе белән бөтен дөнья буйлап 350 мобиль элемтә операторы хезмәттәшлек итә, барысы - 130 ил. Россиядә "Ding" партнеры – "Qiwi" («Киви») компаниясе, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.