Казанга РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень рәсми сәфәр белән килде

Михаил Мень «Казанский ДСК» ҖЧҖ ачылышында катнашырга һәм «Светлая долина» торак комплексын карарга планлаштыра

  (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень рәсми сәфәр белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды, дип белдерделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.

Бүген Михаил Мень һәм Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Казанский ДСК» ҖЧҖ ндә модернизацияләнгән линияне ачуда катнашырга планлаштыра. Моннан тыш, Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры «Светлая долина» торак комплексы территориясендә яңа торак төзелешен караячак.