Дублинда Рөстәм Миңнеханов «Тринити колледж» уку йортында булды

Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кылуын (2015 елның 29-30 июне) искәртәбез.

Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган һәм көллият Дублин университетының бер өлеше булып тора. «Тринити колледж» (TCD) һәм Дублин Университеты – Ирландиянең борынгы һәм абруйлы югары уку йорты. Көллият исә – Бөекбританиядән читтә урнашкан, инглиз телендә сөйләшүче дөньяның җиде иң борынгы университетларның берсе.
«Тринити колледж» Дублин үзәгендә булып, 190 мең кв. м мәйдан били.  Көллият составына CRANN – Адаптив наноструктуралар һәм наноматериаллар фәнни-тикшеренү үзәге дә керә.

Рөстәм Миңнеханов уку йортының структурасы белән танышты, «Тринити колледж» китапханәсендә булды. Ул бөтен дөньядагы иң борынгы китапларның төп нөсхәләре урнашкан китапханә залларын карап чыкты.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов мондагы китаплар саны, аларны саннарга һәм электрон рәвешкә күчерү мөмкинлекләре белән кызыксынды.

Мәртәбәле кунаклар китабына Рөстәм Миңнеханов, «Тринити көллият»кә киләчәктә дә уңышлар һәм талантлы студентлар теләп, язу калдырды. «Ирландиянең борынгы уку йортларының берсендә күргәннәрем мине гаҗәпләндерде, - дип язды Рөстәм Миңнеханов. – Монда инновацияләрнең һәм заманча укыту методикаларының динамик үсеше һәм гамәлгә кертелүе белән янәшә иң яхшы классик университет белеме традицияләре сакланып калган».

Аннары Рөстәм Миңнеханов CRANN – Адаптив наноструктуралар һәм наноматериаллар фәнни-тикшеренү үзәгендә булды. Үзәк мөмкинлекләрен CRANN директоры профессор Стефано Санвито тәкъдим итте.

Стартап мисалында Стефано Санвино ике эшләнгән проект турында сөйләде, берсе – «Энергия челтәрләренең бүлү подстанцияләренә дистанцион мониторинг» һәм икенчесе – югары технологияле медицина җайланмалары җитештерү буенча "Cellix" компаниясе проекты.