Рөстәм Миңнеханов Россия Олимпия комитетына ярдәм итү Советының яңа составына керде

Россия Олимпия комитеты рәисе, вице-президенты җитәкчелегендә 18 сәясәтче, бизнесмен, җитәкче һәм спортчы эшләячәк

 (Казан, 1 июль, "Татар-информ"). Россия Олимпия комитеты Россия Олимпия комитетына ярдәм итү Советының яңа составын формалаштырган.

Россия Олимпия комитеты рәисе, вице-президенты, синхрон йөзү буенча биш тапкыр Олимпия чемпионы Анастасия Давыдова җитәкчелегендә 18 сәясәтче, бизнесмен, җитәкче һәм спортчы эшләячәк. Алар арасында – Халыкара фехтование федерациясе президенты, Forbes версиясе буенча Россиядә иң бай кеше Алишер Усманов һәм Континенталь хоккей лигасы директорлары Советы рәисе, Forbes версиясе буенча, Россиянең иң бай кешеләре исемлегендә тугызынчы Геннадий Тимченко. Шулай ук Россия Олимпия комитетына ярдәм итү Советына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының элеккеге башлыгы, хәзерге вакытта Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев кергән.