Марсель Имамов РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарның гозерен тыңлаячак

(843) 221-80-36 телефон номеры буенча шалтыратып язылырга була

 (Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарның гозерен тыңлар өчен килә.

Гражданнар 3 нче июльдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә Казан, Кремль урамы, 12/20 адресы буенча кабул ителә.

(843) 221-80-36 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга була, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.