ТР Президенты законнарга кул куйды

Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Чүпрәле муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территориясе чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Аерым муниципаль берәмлекләрнеөң территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Буа муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территориясе чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Татарстан Республикасының админситратив хокук бозулар Кодексының 3.5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” законнарга кул куйды.

Беренче һәм икенче закон нигезендә Чүпрәле һәм Буа муниципаль районнары составына кергән муниципаль берәмлек чикләре ачыклана.
Өченче закон урамнарга мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозуга карата җаваплылык турында.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.