ТР Президенты законнарга кул куйды

Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Лаеш муниципаль районының Караеш һәм Нармонка авыл җирлекләрен үзгәртү һәм “Лаеш муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территориясе чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турындагы” Татарсткан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү” һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре турындагы” Татарстан Республикасы Законының 21 һәм 22 маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы” законнарга кул куйды.
Беренче закон нигезендә Лаеш муниципаль районы составына керүче Караеш һәм Нармонка авыл җирлекләрен берләштерү карала.
Икенче Закон нигезендә “Татарстан Республикасының элемтә хезмәткәре” дәрәҗәле исеме “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүмат һәм элемтә хезмәткәре” исеменә үзгәртелә.
Закон текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.