ТР Президенты Марат Моратовны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде

М.Шәймиев 2008 елның 28 июнендә кабул иткән 310нчы санлы Указы белән “Татмедиа” агентлыгы генераль директоры М.Моратов медаль белән бүләкләнә
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасындагы нәтиҗәле эше һәм республикадагы гаммәви коммуникация өлкәсе үсешенә керткән зур өлеше өчен ТР Президенты Минтимер Шәймиев 2008 елның 28 июнендә кабул иткән 310нчы санлы Указы белән ТР «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр  агентлыгының генераль директоры Марат Моратов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
Моратов Марат Яшәр улы 1965 елның 6 июлендә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецки шәһәрендә дөньяга килгән. “Журналист” белегечлеге буенча Казан дәүләт университетын һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтын (Мәскәү) тәмамлаган.
1983-1985 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1986-1991 елларда университетта белем алу белән беррәттән “Союзнефтепромхим” фәнни-җитештерү берләшмәсендә оператор булып эшләгән. 1992-1999 елларда - ТОО “Фатум”, "Интерпромхим" фирмасы директоры. 1998 елдан 2003  елга кадәр - Татарстан Республикасының Түбән Кама районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары, беренче урынбасары вазифасын башкара. 2003 елдан бирле - ТР «Татмедиа» гаммәви коммуникацияләр агентлыгының генераль директоры (ТР Президентының 2003 елның 12 маенда кабул ителгән Указы нигезендә билгеләнгән).
Хокук фәннәре кандидаты. 2005 елда “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән. Өйләнгән. Ике кызы бар.
“Татар-информ” агентлыгы коллективы Марат Яшәр улын әлеге дәрәҗәле бүләк алуы белән котлый.