Миңнеханов Нидерланд һәм Даниядә Европаның алдынгы компания җитәкчеләре белән очрашачак

Татарстан Президенты Көнбатыш Европа илләре делегациясен җитәкләячәк.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атнада Нидерландка һәм Даниягә эшлекле сәфәр кылачак. Анда ул Европаның әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре, шулай ук рәсми затлар белән сөйләшүләр алып барачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.«Сишәмбе көнне Татарстан Президенты Нидерландта Philips Healthcare инновацион үзәгенә барырга планлаштыра. Анда аңа компаниянең сәламәт яшәү рәвеше, авыруларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендәге эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Рөстәм Миңнехановның Philips компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган», – диде Галимова.Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, аннары Татарстан Республикасы Президенты High Tech Campus инновацион районында булачак. Анда компания резидентлары белән очрашачак. «Рөстәм Миңнехановның эш графигында шулай ук Нидерланд Икътисад министрлыгының Генераль секретаре белән очрашу һәм Татарстан һәм Нидерланд эшлекле даирәләре вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнашу планлаштырылган», - дип аңлатты Казан Кремле вәкиле.Чәршәмбе көнне Татарстан Президентын Даниядә эшлекле программа көтә. Рөстәм Миңнеханов Дания сәнәгатьчеләре конфедерациясенә барырга һәм Дания Советының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча җитәкчесе белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра.«Көн дәвамында Татарстан Республикасы Президенты Дания Чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары белән очрашу уздырырга һәм «Татарстан – Дания» түгәрәк өстәл утырышында катнашырга планлаштыра. Анда берничә килешү имзалау планлаштырыла», – дип аңлатты Галимова.Даниядә булганда Рөстәм Миңнеханов Haldor Topsoe һәм Rockwool компанияләре җитәкчелеге белән дә сөйләшүләр уздырырга планлаштыра.