ТРда 312 җир биләмәсен муниципаль милеккә кайтару буенча эш алып барыла

Бу мәсьәләдә уңай динамика барлык муниципаль берәмлекләрдә күзәтелә

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Законнан тайпылып рәсмиләштерелгән җир биләмәләрен муниципаль милеккә кайтару буенча эш турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев мәгълүмат җиткерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Бүген республикада 16 муниципаль берәмлектәге 312 җир биләмәсен муниципаль милеккә кайтару буенча эш алып барыла. Бу мәсьәләдә уңай динамика барлык муниципаль берәмлекләрдә күзәтелә.

Азат Хамаев шулай ук мөстәкыйль төстә яулану куркынычы янаган җир участокларын рәсмиләштерү буенчада эш алып барылуы турында хәбәр итте. Барлыгы шундый 122 җир биләмәсе исәпләнә, шул исәптән Казанда, Яшел Үзәндә, Югары Осланда, Биектауда, Питрәчтә һәм башка районнарда.

“Бу күңелгә ятышсыз эш, шулай да, мондый күренешләргә кабат юл куймас өчен, үз хаталарыңны төзәтү зарур”, - дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.