^Татарстан "Җир асты байлыклары турындагы" закон өстендә эшләүдә актив катнашырга ниятли

^Татарстан "Җир асты байлыклары турындагы" закон өстендә эшләүдә актив катнашырга ниятли

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Март уртасында РФ Хөкүмәтенә тапшырылырга тиешле "Җир асты байлыклары турындагы" закон проектында тулы бер бүлек табылган файдалы казылмаларга салым салуга, аерым алганда, аның дифференциациясенә багышланачак. Бу турыда бүген Россиянең җир асты байлыкларын куллану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Анатолий Ледовских Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашудан соң хәбәр итте.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев файдалы казылмаларга салынган салымны дифференциацияләү турындагы мәсьәләне Россия Президенты, РФ Хөкүмәте Рәисе игътибарына берничә тапкыр тәкъдим иткән. Аларның карары нигезендә РФ табигать ресурслары министры Юрий Трутневның закон проектын эшкәрткәндә табылган файдалы казылмаларга салым салуга игътибар итү күрсәтмәсе пәйда булган. Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, бүген бу мәсьәлә ике төбәк - Татарстан һәм Ханты-Манси автономияле округы мисалында өйрәнеләчәк.

Тик менә закон проектын әзерләүчеләр актуаль мәсьләләнең барлык аспектларын исәпкә алып эшли алуларын әйтү катлаулы. Анатолий Ледовских хәбәр итүенчә, файдалы казылмаларны куллану турындагы законны хокук системасын тәэмин итүче РФ Табигать ресурслары министрлыгы әзерли.

Территориясендә 60 ел дәвамында нефть һәм газ чыгарылучы Татарстан язмышны хәл итә торган законнар кабул иткәндә читтә кала алмый, дип ассызыклады республика башлыгы. Шуңа күрә, Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында безнең вәкилләр бу закон проекты өстендә эшләүдә катнаша һәм киләчәктә дә актив катнашырга ниятли. Дөрес, барлык якларның кызыксынуларын канәгатьләндерергә мөмкин түгел, әмма моны эшләргә тырышып карарга кирәк, диде Минтимер Шәймиев.

Табигый битумнарын табу - аерым мәсьәлә. Якынча исәпләүләр буенча, республикада аларның запаслары миллиардлар белән исәпләнелә. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, бүген бу запасларны үзләштерү өчен төбәк һәм федераль дәрәҗәдә дә бернәрсә эшләнелми. Бу хәл әлеге проблеманы чишүне катлауландыра. Президент Татарстан бу мәсьләне хәл итәргә өлгергән, дип саный. Якындагы берничә елда технологияне эшләргә һәм һич югында миллион тонна битум чыгарырга кирәк. Моның белән республика һәм, гомумән, ил өчен зур мөмкинлекләр ачып булыр иде.

Анатолий Ледовских бүген җир асты байлыкларын куллану буенча Федераль агентлык белән ТР Министрлар Кабинеты хезмәттәшлеге турында Килешүдә җир асты байлыкларын куллану мөнәсәбәтләрен көйләү өлкәсендә яклар "республика файдасына хәл итәчәк" мәсьәләләр каралган булуын хәбәр итте. Мин сезнең Хөкүмәт һәм Президентыгыз белән кыска вакытта булган проблемаларны хәл итә алачагыбызны аңладым, - дип ассызыклады кунак.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы җир асты байлыкларын, нефть һәм газны куллану мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Ренат Мөслимов, ТР президентының дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сәхиева, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Борис Петров, Россиянең җир асты байлыкларын куллану буенча Федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе Мәкъсүт Зиннәтуллин һ.б. катнашты.