Дмитрий Медведев: “Барлык хыялларыбыз чынга ашсын”

Дмитрий Медведев Россия гражданнарын Яңа ел белөн котлады

(Казан, 1 январь, «Татар-информ»). Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия гражданнарын Яңа ел белөн котлады.
“Узып баручы елны озатып без шатлыклы һәм күңелсез вакытларны искә төшерәбез, киләсе ел һәрберебез, гомумән бөтен ил өчен яхшы һәм уңышлы булыр дип өметләнәбез. Без бергәләп заманча, көчле, ачык, дустанә Россия төзибез.
Безнең  бай һәм борынгы  тарихка ия һәм аның белән горурланырга хокуклы. Шул ук вакытта Россия яшь ил. Искәртеп үтәм, киләсе елда аңа бары тик 20 ел гына. Дәүләт өчен бу яшь түгел, әмма яңа Россиядә туган балалар зур үстеләр инде. Хәзер бу гасырның икенче ун еллыгының нинди булачагы алардан тора.
Барлык башкарган эшләребез дә балаларыбыз өчен – алар сәламәт булсын, хыяллары чынга ашсын, өлкәннәрне хөрмәт итә, күп милләтле халыкның традицияләрен саклый һәм яңа максатларга омтыла торган имин һәм бәхетле илдә яшәсеннәр өчен. Моның шулай булачагына шигем юк.
Хөрмәтле дуслар! Яңа ел бәйрәменең кабатланмас атмосферага ия. Әйдәгез, бер-беребезне котлыйк, мәхәббәт һәм бәхет телик! Барлык хыялларыбыз чынга ашсын! Яңа, 2011 ел белән!”, - дип билгеләп үтте РФ Президенты мөрәҗәгатендә.