news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Объясняем.рф»: Повестканы тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тапшырырга мөмкиннәр

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылу турындагы повестка тәүлек әйләнәсе тапшырылырга мөмкин. Объясняем.рф порталында шул турыда хәбәр иттеләр. Бу хакта РИА Новости яза.

«Төнге сәгатьләрдә повестка бирү законлымы? Мобилизация буенча чакырылу турындагы повестка тәүлек әйләнәсе бирелергә мөмкин», – диелә хәбәрдә.

Россиядә президент карары белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде. Россиянең саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр линияне һәм азат ителгән территорияне контрольдә тоту өчен кирәк. 300 мең кеше чакырылачак, бу Россия Федерациясенең гомуми мобилизацион ресурсының 1 проценттан артыграк өлешен тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100