news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлешчә мобилизациягә эләгүчеләрнең өстәмә чыгымнарын кем компенсацияләчәк икәне билгеле

Өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнар бөтен кирәк-яраклар белән дә тәэмин ителә. Форманың өстәмә элементларына алар тоткан чыгымнарны дәүләт компенсацияләмәячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Объясняем.рф» порталына сылтама белән хәбәр итә.

«Мобилизация буенча чакырылган гражданнар, форма, экипировка һәм башкаларны да кертеп, хезмәт итү өчен кирәкле бөтен әйбер белән дә тәэмин ителә. Шунлыктан аларга форманың өстәмә элементларын, экипировка, медицина кирәк-яраклары һ.б. сатып алу аның шәхси инициативасы булып тора һәм әлеге чыгымнарны компенсацияләү күздә тотылмый», - дип җавап бирделәр порталда шул хактагы сорауга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100