news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта Татарстан мәгариф системасының нәтиҗәлелегенә багышланган еллык коллегия уза

Быел республика мәктәпләрендә фронталь тикшерүләр узачак

(Нурлат, 16 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Нурлат шәһәрендә видеоконференция режимында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясе базасында ТР Министрлар Кабинетының күчмә утырышы уза. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашындагы киңәшмә узган елга нәтиҗәләр ясау һәм 2011 елга бурычлар билгеләүгә багышлана. ТР Президенты коллегия башланганчы республиканың мәгариф системасы торышы турында сөйләүче күргәзмә белән танышты.
Илдар Халиков бүгенге утырышта республика мәгариф системасының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве турында сүз алып барылачагын, бөтен ил күләмендә бу мәсәләнең күтәрелүен билгеләп үтте.
ТР Мәгариф һәм фән министры үз чыгышын 2010 елга нәтиҗә ясаудан башлап җибәрде. Шунда ук республикада 11 мең балалар өчен 51 балалар бакчасын кулланышка кертү көтелүен әйтте. “Узган елда 17 гаилә балалар бакчасы ачылды. Чиратта торучыларның электрон базасы төзелде. Аның буенча чиратта торучылар 6 меңгә азрак булып чыкты”, диде ул.
Министр мәктәпкәчә белем бирүне үстерү буенча хокукый база әзер булуын билгеләп үтте. Алга таба дәүләт һәм шәхси затлар партнерлыгында балалар бакчаларының яңа формаларын оештыру өстендә эш алып барылуын әйтте. “Балалар бакчаларында туган телләрне өйрәтү өчен уку әсбаблары эшләнә һәм тәрбиячеләр әзерләнә”, - диде А.Гыйлметдинов.
Ул республикада мәгариф системасын яңарту юлында Стратегия тормышка ашырылуын, аңа ике миллиард сумнан артык акча бирелүен әйтте. “Без бу акчаны акларга тырышырбыз”, - диде министр.
2010 елда педагогларны информацион технологияләргә өйрәтү эше көчәйтелгән. Мәктәпләргә 11 мең стационар компьютер куелган.180 мәктәпкә югары тизлекле интернет кушылган. Министр сүзләренчә, көчле мәгълүмати ресурслар бар. “Хәзер алар белән эшләү өчен укытучыларны әзерлибез. Шулай ук инвалидлар өчен дистанцион технологияләр ярдәмендә белем бирү оештырыла. Бу тәҗрибәне азкомплектлы мәктәпләр укучылары өчен куллану көтелә. 2010 елның сентябрь аеннан 11 азкомплектлы мәктәптә 146 бала бу технологияләр ярдәмендә белем ала. Без бик кызыклы тәҗрибә туплыйбыз”. – диде министр.
2010 елда укучыларны база мәктәпләренә йөртеп укыту арткан. 12420 баланы йөртү өчен 412 автобус бирелгән.
Министр белем бирү системасына мониторинг уздыру турында әйтеп, быелдан тугызынчыларның да БДИ бирәчәген әйтте. Билгеле булганча, ТРда укытучылар да мондый имтиханны бирә. “Бу белем бирү сыйфатында чагылыш таба, кешеләр үз профессиясенә карата җаваплырак карый башлады”, - диде министр.
Татарстан укучылары өчен математика авыр предмет булып кала. Узган ел тугызынчыларда һәр бишенче бала математика буенча имтихан бирә алмаган. Дүртенчеләр дә математиканы рус теленә караганда начаррак белә. “Проблемалар башлангыч сыйныфларда ук башлана. Һәр районда нинди предмет буенча проблема барлыгын беләбез”, - диде А.Гыйлметдинов. Быел исә бөтен сыйныфларда фронталь тикшерү уздырылачак.
2010 елда стратегия кысаларында кадрлар әзерләү дәвам ителә. Югары икътисад мәктәбендә 35 педагог белем ала. Педагогларны яңадан әзерләү буенча яңа система кертелә. ТР Мәгариф министрлыгы һәм аңа караган оешмалар яңадан үзгәртеп корылачак.
Бүгенге утырышта министр шулай ук сәләтле балалар белән эшләү, туган телгә өйрәтү, чит телләрне үзләштерү, аз комплектлы мәктәпләрне үзгәртеп кору турында фикерләрен җиткерде. “Авыл мәктәпләрендә нормативлар бик түбән. Азкомплектлы мәктәпләр нәтиҗә бирми. Анда белем бирү ун тапкыр кыйммәткә төшә. Бу акча экономияләү түгел. Мондый мәктәпләр бөтен районнарда бар”, - диде министр. Мондый мәктәпләрдә белем бирүнең берничә юлы барлыгын билгеләп үтте.
А.Гыйльметдинов сүзләренчә, һөнәри белем бирү өлкәсен үзгәртеп кору буенча “Алмаш” программасы эшләнә. Ул федераль конкурста катнашачак.
Бу елга куелган бурычлардан апрель аенда республикада фәннәр фестивале узачак. Республика мәгарифе Германиядә тәкъдим ителәчәк.
Ул чыгышын ТР Президенты Р.Миңнехановның: “Милләтне белемле итү беренче максат булып тора. Ә бу безгә йөкләнгән”, - дигән сүзләре белән тәмамлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100