Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлатта нефтьчеләргә, слесарь-ремонтчыларга, автомобильчеләргә яңа эш урыннары булдырыла
Өч оешма эшен башлый
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). “Татнефтепром-Зүзәйнефть” базасында район халкына өстәмә эш урыннары тәкъдим итә торган өч оешма ачылап килә.
Шулардан “Регионсервис” транспорт кампаниясе бүген В, С, Д, Е категорияле машина йөртүчеләрне үзенә туплый. Нефть белгечлеге булган кешеләргә дә сайлау мөмкинлеге бар. Әйтик, “Пакер-Бис” ҖЧҖ бораулаучыларны, бораулаучы ярдәмчеләрен эшкә чакыра, ә “Сервис хезмәте күрсәтү үзәге” (“ЦСУ”) нефть җайланмаларын ремонтлау өчен слесарь-ремонтчыларга эш урыннары тәкъдим итә. Зүзәйнефтьтә әйтүләренчә, оешмалар барысы да ачылу стадиясендә, һәм нурлатлылар әле үз эш урыннарын табарга соңгармаганнар, дип белдерә районның “Дуслык” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз