Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлатта бәрәңге чери дип мөрәҗәгать итүчеләр бар
Ә бәрәңге уңышы биредә ишелеп уңган булган
Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Бакчаларда быел бәрәңге гомер булмаганны ишелеп уңды, дип сөенгән нурлатлыларның кайберләре борчуга төште. Бәрәңгеләре чери башлаган, дип хәбәр борчыла районның “Дуслык” газетасы.
"Якушкино, Гәйтән авылларыннан бәрәңге чери дип мөрәҗәгать итүчеләр булды, – ди Россельхознадзорның Нурлат идарәсе дәүләт инспекторы Николай Ларионов. – Бәрәңгеләр тышкы яктан исән кебек, әмма бармак белән баскач, йомшак икәне сизелә, эчке ягы исә көрән төстә. Авыру бәрәңге үрнәкләрен Казандагы лабораториягә җибәреп тикшерттек һәм аннан “юеш черек” авыруы дигән җавап алдык. Кызганыч, районның башка авылларында да бар мондый бәрәңгеләр".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз