Нурлат районында Җиңү турындагы материалларны Интернет-музейга тапшыру буенча корпункт булдырылган
Нурлатлылар үзләренең сугышта хәбәрсез югалган туганнары турында мәгълүмат сората яки сугышта катнашучылар турында язмалар урнаштыра ала
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Татарстанда Бөек Ватан сугышы темасына багышлап оештырылган Интернет-музейны материаллар белән тулыландыру максатында, Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә корреспондентлар пункты булдырылды.
Корпункт Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музее каршында эшләячәк. Ул атнага бер тапкыр Нурлат районы буенча сугыш темасына кагылышлы материалларны Интернет-музейга тапшырачак. Алар аша нурлатлылар үзләренең сугышта хәбәрсез югалган туганнары турында мәгълүмат та сората яки сугышта катнашучылар турында язмалар урнаштыра да алачаклар. Җентеклерәк мәгълүматны 2-29-12, 2-10-61 телефоннары аша белеш була, дип хәбәр итә районның “Дуслык” басмасы.