news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат районы башлыгы Смоленск өлкәсе вице-губернаторы вазифасына күчә

Алмаз Әхмәтшин

Фото: «Нурлат-информ»

Татарстанның Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Смоленск өлкәсе вице-губернаторы вазифасына күчә. Бу карар белән Смоленск өлкә Думасының 47нче утырышында бертавыштан килешкәннәр.

«Әхмәтшин Алмаз Сәлимовичны Смоленск өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасына билгеләүне килештерү турында», диелә Дума сайтында.

Смоленск массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әхмәтшин яңа вазифада төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, энергетика һәм тариф сәясәте, төзелеш күзәтчелеге һәм мәдәни мирас өлкәләрен җитәкли башлый.

Алмаз Әхмәтшин 1967 елның 11 мартында ТАССРның Нурлат районы Бикүле авылында туган.

2008 елдан алып 2010 елга кадәр Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау департаментын җитәкләде, министрның инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары булды.

2010 елдан 2016 елга кадәр Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы урынбасары булып эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100