Ноябрь бәйрәмнәре чорында шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрешләр кичерә
Үзгәрешләр 3-8 ноябрь көннәренә кагыла
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Ноябрь бәйрәмнәре чорында шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрешләр кичерә. 3 ноябрьдә поездлар җомга графигы (бәйрәм алды көне) буенча йөри. 4,5,6,7 ноябрь көннәрендә якшәмбе, 8 ноябрьдә эш көне графигы буенча хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.