Новосибирскида «Мин горурланам: Мин - татар. Без – татар гаиләсе» проекты башланды
Чарада катнашу өчен бер минутлык видеоролик төшерергә кирәк.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Новосибирскиның «Алтын йолдыз» яшьләр клубы татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән «Мин горурланам: Мин - татар. Без – татар гаиләсе» проектын башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чарада катнашу өчен бер минутлык видеоролик төшерергә кирәк.
Видеороликны #ягоржусьСабантуй2018 хэштегы белән ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләренә урнаштырып, иң күп "лайк" җыючылар җиңүче була.
Җиңүченең исемен быел 17 июньдә Новосибирскиның Үзәк паркындагы «Себер Сабан туе» төбәкара бәйрәмендә әйтәчәкләр.
Бәйрәмнең иганәчеләре җиңүче өчен кыйммәтле бүләк әзерләгән.
