Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
^Новосибирскида иртәгә Нәүрүз бәйрәм уза
^Новосибирскида иртәгә Нәүрүз бәйрәм уза
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 25 март көнне Новосибирскиның Геннадий Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йортында зурлап Нәүрүз бәйрәме узачак. Аны Новосибирски өлкәсе мәдәният департаменты һәм милли мәдәниятләр йорты оештыра. Бәйрәмгә татар мәдәни үзәге дә әзерләнә.
Нәүрүз бәйрәменең рәсми өлешендә котлаулар, милли ризыклар күргәзмәсе, спорт уеннарында җиңүчеләрне котлау каралган. Чөнки шунда ук татар-башкорт милли көрәше булачак.
Бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре концертлар күрсәтәчәк. Бәйрәм урамда чәй эчү, төрле уеннар, бәйгеләр белән дәвам итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Новосибирски татар үзәге хезмәткәре Рузалина Могытдинова хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз