news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабантуй булды

Новосибирск өлкәсенең Юрт-Ора авылында Сабантуй булды
https://tatar-congress.org/

Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Юрт-Ора авылында 2 июль көнне Сабантуй булды. Бәйрәм Юрт-Ора авылы имамы Навил хәзрәт Шиһабетдинов откан Россия Президенты гранты исәбенә оештырылды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

«Оештыру эшләрендә Колыван районы һәм Юрт-Ора авылы хакимияте җитәкчелеге зур булышлык күрсәтте. Новосибирск өлкәсенең татар һәм башка милләт оешмалары да читтә калмады, концертта катнаштылар, сабантуй уеннарын үткәрделәр, күргәзмәләр оештырдылар, сату нокталары җәеп җибәрделәр», диелә хәбәрдә.

Сабантуй Юрт-Ора авылының елга янындагы мәйданында үтте. Анда сәхнә эшләп куелган, күп санлы утыргычлар булдырылган. Елгага төшеп менү өчен агачтан баскыч ясалган, ял итү беседкалары эшләнгән. Сабантуй мәйданы бәйрәм үткәрү өчен кирәк булган барлык җайланмалар белән җиһазландырылган иде.

Бәйрәм көндезге 12 сәгатьтә башланды. Башта бәйрәм белән халыкны район хакимияте җитәкчелеге тәбрикләде, аннары тәбрикләү сүзе белән өлкә закон чыгару җыелышы депутаты, төрле милли һәм милли-мәдәни мохтариятләр җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Эшләрендә зур уңышларга ирешкән авыл эшчәннәрен, милли оешма активистларын, бәйрәм оештыруда зур булышлык күрсәткән кешеләрне бүләкләгәннәр, рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Сәхнәдә төрле коллективлар катнашында концертта татар җырлары җырланган, биюләр күрсәтелгән. Рус коллективлары да катнашкан.

Биредә милли көрәш, баганага менү, капчык белән сугышу, чиләк-көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннар уйнаганнар. Ахырда «Оста куллы кызлар» ярышы оештырылды. Анда 16, 18 һәм 20 яшьлек кызлар камыр басып, токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Сабантуй тәмамланыр алдыннан бәйрәмнең төп оештыручы булган Навил хәзрәт Шиһабетдинов оештыру эшләрендә ярдәм күрсәткән кешеләргә бүләкләр тапшырды, аларга рәхмәтле булуын белдерде. Алдагы елларда да милли бәйрәмнәребезне үткәрүдә ярдәм күрсәтеп торырга вәгъдә бирде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100