news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсендә Өлкәннәр көнен билгеләделәр

Новосибирск өлкәсенең Муса авылында Өлкәннәр көне хөрмәтенә зур чара узды. Бу хакта Новосибирск татарлары төркемендә хәбәр итәләр.

«Ветеран хуҗалыгы» дип исемләнгән смотр конкурсы «Көмеш чәч» бәйгесе белән бергә үткәрелгән. Татар мәдәнияте күргәзмәсен Муса мәдәният йорты активистлары оештырган. Биредә актив эшләп килүче «Ак Калфак» түгәрәге әгъзалары күркәм чыгышларын – яраткан җырларын бүләк итә. Әлеге чара зур гомуми чәй эчү белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot