news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Норвегиялеләрнең "тупас" уены бенди Чемпионатының турнир таблицасында Россия җыелма командасына беренче урынны биләүгә комачауламады

^Норвегиялеләрнең "тупас" уены бенди Чемпионатының турнир таблицасында Россия җыелма командасына беренче урынны биләүгә комачауламады

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин, Наталья Рыбакова). Россиянең җыелма командасы ике уенчысын югалтуга карамастан, өч көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча туплы хоккей буенча ХХV Дөнья чемпионатында турнир таблицасын җитәкли.

Кичә Россиянең милли җыелма командасы 22:0 исәбе белән норвегиялеләрне җиңде. Безнең хоккейчылар икенче урында торган Швеция җыелма командасыннан 14 тупка артык кертте. Ике команда да алты очко җыйган.

Кичәге матч вакытында Норвегия җыелма командасының бер уенчысы матчтан канәгать булмыйча, штрафчылар утыргычының пыяла япмасын чәлпәрәмә китерде. Матчтан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә Владимир Янко Норвегия командасына карата кисәтү ясады, аерым алганда, аларның уенын "тупас" дип атады. "Әгәр Халыкара бенди федерациясе әлеге очракны игътибарсыз калдырса, киләчәктә рус хоккеен нәрсә көтәчәген күз алдына да китермим", - диде ул. Аның сүзләренчә, ике көндә финнар һәм норвегияләр аркасында Михаил Свешников һәм Сергей Ломанов кебек ике яхшы уенчы җитди җәрәхәтләр алган.

25 яшьлек Сергей Ломанов чемпионатта катнашуын дәвам итәргә теләк белдергән. Владимир Янко, үз чиратында, әлегә үзенең иң яхшы һөҗүмчесен куркыныч астына куярга теләми. Хәзерге вакытта Ломановны бозга чыгару мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100