news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ногинск Җәмигъ мәчетеннән махсус операциягә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр

Ногинск Җәмигъ мәчетеннән махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрделәр. Бу ярдәмне шәһәр мөселманнары җыйган, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

Гуманитар йөккә 300 пар йон оекбаш һәм перчатка, 200 кечкенә газ баллоны, тастымаллар, чәй һәм кофе, шулай ук хәләл тушенка, куертылган сөт, кипкән җиләк-җимешләр, чикләвекләр, печенье-конфетлар кергән. Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан Аббасов йөкләмәсе буенча, гуманитар йөк составына 15 тартма финик та кергән.

«Ил өчен мондый гаять авыр чорда эштә бердәмлек күрсәтергә кирәк. Без Ногинск мөселманнары, илебезне, гаиләләребезне һәм киләчәгебезне саклаучы алгы сафтагы хәрбиләр өчен тирән җаваплылык тоябыз. Без җибәрә торган гуманитар ярдәм – азык-төлек һәм кирәк-ярак җыелмасы гына түгел. Бу безнең рәхмәт, һәр сакчы өчен дога һәм ярдәм билгесе. Бу кечкенә генә ярдәм җылылык һәм кайгырту булсын. Аллаһ Тәгалә аларга сабырлык, көч һәм иминлек бирсен», – диде Ногинск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил Әхмәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100