Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нижневартовскиның «Ватан» татар мәдәнияте оешмасы шәһәр башлыгының югары бүләген алды
Нижневартовскиның «Ватан» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы коллективына шәһәре башлыгы Дмитрий Кощенко исеменнән Рәхмәт хаты тапшырдылар. Оешманың рәисе – Альберт Хәлиуллин.
Оешмага бу бүләк шәһәр программаларын эшләүдә һәм тормышка ашыруда актив катнашуы, иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм итүе, хәйрия эшчәнлеге өчен бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
2022 елда Нижневартовскиның «Ватан» шәһәр иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы «Самотлор дуслар җыя» этномәдәни проектын тормышка ашыруны тәмамлады. Ул Югра губернаторы грантын алган иде. Проект «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет оешмасы ярдәме белән үтте. Оешма әлеге проект өчен Нижневартовск шәһәре башлыгының шундый югары бүләгенә лаек булды.
Теләге булган һәркем проект кысаларында татар халкының милли җыр мәдәнияте, традицион музыка кораллары (татар гармуны, баян) белән таныша, хатын-кызлар баш киемнәре – калфак тегү һәм милли орнаментлар ясау буенча мастер-классларда катнаша алды.
Нижневартовскиның «Ватан» шәһәр иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасына рәхмәт белдерәбез һәм шәһәрдә халыклар арасында дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән яңа матур һәм кызыклы проектлар телибез, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз